Идел буе федераль округында инвестицион климатны яхшырту һәм эшкуарлар хокукларын яклау буенча Комиссия

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Бүген ВКС форматында Идел буе федераль округында инвестицион климатны яхшырту һәм эшкуарларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышы узды. Киңәшмәнең темасы - федераль башкарма хакимият органнары һәм Россия субъектлары дәүләт хакимияте органнарының илдә эшлекле климатны яхшыртуга юнәлдерелгән хезмәттәшлеге, шулай ук Россия Федерациясе субъектларында төп капиталга инвестицияләр күләме үсеше күрсәткечләренә ирешү турында булды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий, шулай ук Россия Икътисадый үсеш министры урынбасары Сергей Галкин катнаштылар.

Федераль үзәк вәкилләре Идел буеның икътисадый күрсәткечләре һәм дәүләт ярдәме турында сөйләделәр. Әйтик, федераль үзәк тарафыннан бирелгән 1000гә якын проекттан 43 млрд. сумнан артык суммага 214 финансланган.

Шулай ук инвестицион климат торышының Милли рейтингы нәтиҗәләре буенча эш алып барылды. Татарстан, лидер төбәк буларак, рейтингта иң зур динамикалы регионның барлык факторларына ия. Илкүләм рейтингта төбәкнең интеграль индексының динамикасы соңгы 5 ел эчендә үсә бара, бу Татарстанга Идел буе федераль округы субъектлары арасында беренче булып калырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International