Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары «Химград» технополисында булдылар

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Хөкүмәте әгъзалары «Химград» технополисында булдылар

Визит кысаларында Татарстан Хөкүмәте делегациясе, шул исәптән инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинаны да кертеп, технополис резидентларының җитештерү мәйданнарын карады. Алар «Индевер» (полимер түгүткәргечләр җитештерү), «ИЦ «Прецезия» (чыгарыла торган йөкләрнең күләмен мониторинглау һәм бәяләү өчен техник чаралар комплексы чыгару), «РМД» (төрле материалларның үзенчәлекләрен тикшерү һәм авиаконструкцияләрне сынау лабораториясе булдыру), Софьина Е. Н. ИЭ (матраслар җитештерү), «Эйдос-Робототехника» (Covid-19 ачыклау буенча тест-системалар өчен технологияләр) компанияләре эшчәнлеге белән таныштылар.

Аннары Татарстан Президенты урамда оештырылган резидент компанияләр продукциясе күргәзмәсен карап чыкты. Биредә мини-тракторлар, арт-объектлар, ландшафтлы төзекләндерү өчен арт-объектлар, 3D-принтердан эскәмияләр, көймәләр, нефть-газ химиясе тармагы өчен исәпкә алу системасы, автомобильләр өчен аудиотехника тәкъдим ителде.

Технополиска визит ахырында Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары сыгылмалы төрү материаллары һәм полимер пленкалар чыгару буенча «Данафлекс-Нано» производствосында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International