«Татарстан проектлары» АҖ Директорлар советы

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

Шулай ук бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Татарстан проектлары» АҖ Директорлар советы утырышын үткәрде.

Генераль директор Айрат Гайфетдинов советка компаниянең 2021 елның беренче яртыеллыгында финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, шулай ук агымдагы яртыеллыкка планнар турында сөйләде.

Докладның зур блогы сәнәгать паркларына багышланган иде. Агентлык Татарстан территориясендә 17 сәнәгать мәйданчыгына кураторлык итә, аларның тулылануы арта, «бу тапшырылган мәйданчыклар буенча уңышлы эш дип атарга мөмкин», - дип билгеләп үтә генераль директор.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International