Беларусь Республикасы илчелеге делегациясе белән очрашу

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, шул исәптән инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Беларусь Республикасы делегациясе вәкилләре һәм Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Семашко белән очрашу уздырдылар.

Белоруссия коллегалары делегациясе Казанга эш визиты белән килде. Очрашу барышында киләчәктә уңышлы хезмәттәшлек, икътисадта һәм сәнәгатьтә уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Яклар шулай ук күптән түгел Белоруссия компаниясе тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә трактор заводы сатып алу турында фикер алыштылар.

Компания планнарында бу юнәлешне җитди үстерү һәм әлеге предприятиегә инвестиция кертемнәре бар. Шулай ук производствоны киңәйтү белән бәйле яңа проектларга инвестицияләр кертү шартлары да каралды.

Мәсәлән, компания вәкилләре «ТПК МТЗ-ТАТАРСТАН» ҖЧҖ җитештерү мәйданчыгын үстерүнең төп юнәлешләре турында сөйләделәр, алар арасында: төеннәр әзерләүне һәм күп корпуслы сабаннарны җыюны оештыру, тракторларга капиталь ремонт ясауны оештыру, күтәрткечләр әзерләү һәм җыю, авыл хуҗалыгы җиһазларын җыю, йөк һәм махсус техника юнәлешен үстерү, шулай ук Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәләрендә филиаллар белән запас частьләр үзәк складын булдыру проектын үстерү.

МТЗ - Татарстанның үз субъектында бүгенге көндә җитештерү мәйданнары күләме 46 мең кв. м тәшкил итә, хезмәткәрләр саны – 306 кеше, шулай ук ТПК милкендә 26 гектардан артык мәйданлы 4 җир участогы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International