АСИҮТта эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссия утырышы

2021 елның 1 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Яр Чаллы» һәм «Яшел Үзән» АСИҮТләрдә эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешүләр төзү өчен гаризаларны карау комиссиясенең чираттагы утырышы узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры үткәрде. Утырышта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы хезмәткәрләре катнашты.

Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта Яр Чаллы һәм Яшел Үзән комиссияләре вәкилләре катнашты.

Утырышка 6 инвестицион проект тәкъдим ителде, шуларның 5се - Яр Чаллы һәм 1се - Яшел Үзәннән. Проектлар буенча инвестицияләрнең гомуми күләме - 7,3 млрд сум, булдырыла торган эш урыннарының гомуми саны - 8 мең.

Комиссиянең алдагы утырышларында 6 проект арасыннан 5се хупланды. Әлеге проектлар буенча инвесторлар элегрәк төзелгән килешүләргә үзгәрешләр кертүне килештерүне сорый, бу инвестпроектларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыруга китерергә тиеш.

«Яр Чаллы» АСИҮТ өчен бу - "Корыч торбалар җитештерү буенча энергоэффектив автоматлаштырылган технологияне эшләү һәм корыч торбаларга ышанычлылыкның югары булуын тәэмин итү" проекты, "Вак көнкүреш техникасы һәм пластмасса әйберләре җитештерү" проекты (Polaris сәүдә маркасындагы электромясорбкалар, пылесослар, шулай ук АБС-пластиктан пластмасса эшләнмәләре), "Гофрлау өчен кәгазь җитештерү фабрикасын төзү" проекты һәм «Электр машиналары өчен электрографит щеткалар һәм рафинирланган бакыр өчен металлопрокат җитештерү буенча сәнәгать предприятиесен төзү» проекты, «Яшел Үзән» АСИҮТ өчен – «Wildberries компаниясенең склад комплексы төзелеше» проекты, фулфилмент хезмәте (йөкләрне транспорт белән эшкәртү эшчәнлеге, складлау һәм саклау эшчәнлеге).

Моннан тыш, бүген «Чаллы» АСИҮТ потенциаль резиденты - «Хуанхэ» ПИК ҖЧҖ проекты каралды.

Проектлар комиссиядә килештерелде.

«Минемчә, АСИҮТ - кулланырга кирәк булган продукт. АСИҮТ беренче чиратта үзкыйммәтен формалаштыру планында ярдәм итә. Моны конкурентлы өстенлек буларак файдаланырга мөмкин. Син базар бәясен арттыра аласың. Әгәр АСИҮТ булмаса, күп кенә проектларны гамәлгә ашыру авыррак булыр иде», - дип хәбәр итә предприятие вәкилләре комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча журналистларга.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, бүген АСИҮТ салым режимының потенциалын максималь рәвештә ачарга кирәк, моның өчен барлык шартлар да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International