Expo Dubai икенче көненең эшлекле программасы: Дубай хезмәттәшләре белән очрашу һәм инвестицион сессия

2021 елның 2 октябре, шимбә

Шулай ук Татарстан Республикасы стенды эшенең эшлекле программасында Дубайдагы күргәзмәдә инвестицияләр турында сессия узды. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сессиядә катнашучыларга Татарстанның чит ил инвесторларын җәлеп итүе, регионның инвестицион сәясәте бүген нинди нәтиҗәләргә ирешүе турында сөйләде.

Агентлык башлыгы шулай ук Дубай коллегасы, Invest in Dubai җитәкчесе Фәхәд Гергави белән очрашты. Инвестицион агентлык җитәкчеләре Татарстан белән Дубай Әмирлегенең хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре, шулай ук инвестицияләрне җәлеп итү һәм инвестицион проектларны алып бару инфраструктурасын төзү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу һәм инновацион карарлар кертү буенча фикер алыштылар.

Гергави әфәнде шулай ук «Татарстан Республикасының һәм экспорт юнәлешле компанияләрнең инвестицион потенциалын тәкъдир итү» эшлекле сессиясендә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International