Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында аның җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очрашу өчен «Джаран Кимья» Төркия компаниясе делегациясе булып китте.
Талия Миңнуллина билгеләп үткәнчә, Төркия Республикасы, гадәттәгечә, Татарстанга инвестицияләр күләме буенча алда бара, һәм ул 2 млрд доллардан артык тәшкил итә. Яңа килүче компанияләр Төркия белән мөнәсәбәтләрнең уңышлы булуын раслыйлар гына.
Джаран Кимья - Төркиядә урнашкан предприятие. Аның төп офисы Измирда урнашкан. Компания химия продукциясенең һәм препаратлар җитештерүнең күп кенә тармакларында эшли.