Бүген ТР инвестицион үсеш агентлыгында Kronos Energy Solutions америка компаниясе белән очрашу узды. Очрашуда ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР үсеш корпорациясенең генераль директоры Бувлат Гаянов, Kronos Energy Solutions компаниясе президенты Джон Богенсбергер һәм вице-президенты Лиза Богенсбергер катнашты.
Очрашу барышында кунакларга Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы, яңа инвестицион мәйдан – “СМАРТ Сити Казан” презентацияләнде.
Джон Богенсбергер белгертүенчә, Kronos Energy Solutions компаниясенең төп стратегиясе булып экологик яктан чиста технологияләр булдыру һәм гамәлгә кертү. Kronos Energy Solutions компаниясенең төп продукциясе – өстәмә кояш батареялары белән җиһазландырылган җил тегермәннәре. Шулай ук Kronos Energy Solutions GTA Automotive (штат Миссисипи) компаниясе өчен электромобильләр төзелешендә кулланыла торган комплектлаштыра торган детальләр җитештерүчесе булып тора.
Компания Татарстан белән “СМАРТ Сити Казан” проекты кысаларында хезмәттәшлек итәргә ниятли.