Philips компаниясе Татарстандагы киләчәк планнары турында уртаклашты

2013 елның 27 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Philips компаниясе вәкилләре белән очрашты

Очрашуда Агентлык җитәкчесе Линар Якупов, аның беренче урынбасары Роберт Галиуллин, ТР үсеш корпорациясенең генераль директоры Булат Гаянов,  Philips компаниясенең Россия, Белоруссия һәм Урта Азия өлкәләрендә бизнес үстерү һәм дәүләт структуралары белән элемтә тоту бүлеге директоры Елена Сябренко, Урта округ буенча Philips – сәламәтлекне саклау бүлеге директоры Юрий Федюк, компаниянең Казандагы офисы җитәкчесе Наиль Зарипов, Казандагы Philips – сәламәтлекне саклау бүлеге җитәкчесе Марат Абдрахманов катнашты.

Делегация вәкилләре белдерүенчә, Philips Татарстан Республикасында бер төркем проектлар реализацияләштерде. Аерым алганда, РКБ, ДРКБ, БСМП №7 һәм башка объектлар нигезендә. Компания республика җирлегендә үз проектларын реализацияләштерүне дәвам итергә планнаштыра. Philips «СМАРТ Сити Казан» проектында катнашу, шулай ук сәламәтлекне саклау өлкәсендә Татарстан компанияләре белән хезмәттәшшлек итү мөмкинлеген карый. Моннан тыш, Philips вәкилләре сәламәтлекне саклау өлкәсендә ИТ-технологияләрне үстерүгә кызыксынуларын белдерделәр.

Визит кысаларында Philips вәкилләре ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Югары медицина технологияләре уку-укыту үзәге җитәкчеләре белән очрашу уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International