Бүген ТР инвестицион үсеш агентлыгында "J’son&Partners Consulting" телекоммуникация, югары технологияләр, ИТ һәм медиа өлкәсендәге консалтинг компаниясе вәкилләре белән очрашу узды. Очрашуда ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР үсеш корпорациясенең генераль директоры Булат Гаянов, "J’son&Partners Consulting" генераль директоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Евгений Плигин, башкарма директоры Сергей Шавкунов һәм башкалар катнашты.
“Сез хәзер бик амбициоз булган проект – «СМАРТ Сити Казан» - өстендә эшлисез. Без сезнең белән бу юнәлештә хезмәттәшлек итәргә ниятлибез”, - дип белдерделәр кунаклар.
“Сезнең имидж компаниягез бик яхшы уйланылган, - дип белдерде Евгений Плигин. – “СМАРТ Сити Казан” бик актив үсеш ала, Россия һәм дөнья күләмендә зур игътибар җәлеп итә. Әлеге проект күп кенә компанияләр өчен бик кызыклы булып тора. Без аны үз клиентларыбызга тәкъдим итәчәкбез”, - диде ул.