ТР инвестицион үсеш агентлыгы “Шәһәр киләчәге” бизнес-форумда катнашты

2013 елның 29 мае, чәршәмбе

Бүген “Мираж” кунакханәсендә “Шәһәр киләчәге” бизнес-форумы үз эшен башлап җибәрде. Форум ТР икътисад министрлыгы ярдәмендә “Деловой квартал” журналы тарафыннан оештырылды. Хөкүмәт һәм бизнес вәкилләре “Казанга нинди технополислар кирәк” дигән сорау буенча фикер алышачаклар.

Форум кысаларында уза торган панель дискуссиясендә ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов технопарклар турында чыгыш ясыячак. Дискуссия барышында катнашучылар бизнес-мәйданнарының эффективлыгы турында, алар җирлегендә эшли торган компанияләр, льготалар һәм инновацияләр турында сүз алып барачаклар.

Моннан тыш, сәнәгать парклары челтәрен үстерү темасына да зур игътибар биреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International