ТР үсеш корпорациясе һәм Kronos Energy Solutions арасында үзара аңлашу турындагы Меморандумга кул куелды

2013 елның 29 мае, чәршәмбе

Бүген ТР инвестицион үсеш агентлыгында ТР үсеш корпорациясе  һәм Kronos Energy Solutions Америка компаниясе арасында үзара аңлашу турындагы Меморандумга кул куелды.

Килешүгә ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Kronos Energy Solutions компаниясе вице-президенты Лиза Богенсбергер, «СМАРТ Сити Казан» партнеры - Tatarstan Gulf Investment Company (TGIC) компаниясе шаһит булдылар.    

Документка Kronos Energy Solutions  компаниясе президенты Джон Богенсбергер һәм ТР үсеш корпорациясенең генераль директоры Булат Гаянов имзаларын куйдылар. Килешү буенча әлеге компания “СМАРТ Сити Казан” кысаларында инновацион транспорт системасын булдыру программасында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International