Tatarstan Gulf Investment Company (TGIC) компаниясе – «СМАРТ Сити Казан» проектының партнеры Казанга визит белән килде.
Бүген Tatarstan Gulf Investment Company (TGIC) компаниясе вәкилләре ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, аның беренче урынбасары Роберт Галиуллин һәм ТР үсеш корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов белщн очрашты.
Исегезгә төшерик, 30 апрельдә ел саен Дубайда оештырыда торган III Annual Investment Meeting (AIM) кысаларында ТР үсеш корпорациясе һәм Tatarstan Gulf Investment Company (TGIC) компаниясе арасында “СМАРТ Сити Казан” проекты кысаларында үзара аңлашу турындагы Меморандумга кул куелды. Меморандум ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһитлегендә имзаланды.
Визит барышында Tatarstan Gulf Investment Company (TGIC) һәм ТР үсеш корпорациясе Татарстан банклары, төзелеш компанияләре белән очрашачаклар.