Яр Чаллы шәһәрендә Эшмәкәрләр җыелышы узды. Җыелышны ТР икътисад министрлыгы, ГАУ «Бизнес-инкубатор» һәм Яр Чаллы шәһәренең Башкарма комитеты оештырды.
Җыелышта ТР инвестиөион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Яр Чаллы шәһәре мэры Васил Шайхразиев, аның урынбасары Флера Андреева, Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрхәд Латыпов һәм башкалар катнашты.
ИТ-парктта җыелыш барышында Яр Чаллы бизнес-инкубаторлары резидентлары, франшизалар һәм эшмәкәрлеккә ярдәм инфраструктурасы күргәзмәсе узды.
“Сез, Яр Чаллы эшмәкәрләре, бүгенге көндә бизнес авангардында. Бу шәһәрдә эшмәкәрлек һәрвакыт актив үсештә”, - дип белдерде Линар Якупов. “Республика күләмендә уза торган эшмәкәрләр җыелышы беренче тапкыр сезнең шәһәдә узды. Хәзер сез үз шәһәрегез күләмендә, яңа формада җыелыш үткәрәсез”.