Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында "Транзит Сити" компаниясе генераль директоры Ирек Вәлиев белән очрашу узды.
Компания кунакханә, кафе һәм тиз автомойка булган заманча АЗС комплексын ачарга планлаштыра. Әлеге этапта ведомство тарафыннан Татарстан Республикасының Инвестиция советына чыгу өчен компаниянең документациясен әзерләү эше алып барыла.
Үз чиратында, Ирек Вәлиев хәбәр иткәнчә, компания хәзер Яшел Үзәндә ягулык салу станциясендә электр челтәрләрен җайга салу белән актив шөгыльләнә.