Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узды. Катнашучылар 2021 елда республиканың консолидацияләнгән бюджетының көтелүче үтәлеше турында фикер алыштылар, 2022 елга бурычлар билгеләделәр. Коллегия эшендә РФ финанслар министры Антон Силуанов һәм Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Бациев катнашты.
РФ финанслар министры Антон Силуанов билгеләп үткәнчә, Татарстан финанслар белән идарә итү сыйфаты буенча алдынгы урыннарны били һәм Татарстанның инвестицион климатын югары бәяләде.
«Бу системаның эшләве, бик төгәл төзелүе турында сөйли. Татарстан -инвестицияләр ягыннан, икътисад үсеше күзлегеннән караганда, иң кызыктыргыч төбәкләрнең берсе", - диде министр.
Федераль үзәк инфраструктур үсешкә зур игътибар бирә, дип өстәде ул. Милли байлык фондыннан өч ел эчендә икътисадка 2,5 трлн сум юнәлдереләчәк. Шул исәптән «Мәскәү-Казан» М-12 трассасын төзүгә дә. "Төп төзелеш - ул безнең "Мәскәү-Казан". Алга таба без бу трассаны Екатеринбургка кадәр дәвам итәчәкбез", - дип ассызыклады РФ финанслар министры.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге проектны гамәлгә ашыру республика үсешенә уңай йогынты ясаячак.
Коллегия ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Антон Силуанов дәүләт бүләкләрен тапшырдылар.