Татарстан тормыш өчен иң уңайлы төбәкләр бишлегенә керде

2021 елның 17 декабре, җомга

«Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автоном коммерциячел булмаган оешмасы тормыш сыйфаты буенча Россия төбәкләре рейтингын бастырды. Татарстан Республикасы анда илнең 85 субъекты арасында 5 нче урында тора.

“Тормыш сыйфаты рейтингы төбәкләрдә вәзгыятьне бәяләү һәм иң яхшы тәҗрибәләрне үзләштерү мөмкинлеге генә түгел, ә идарә командаларына кешеләрдән кире элемтә алырга һәм аларны борчыган проблемаларны нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирә”, – дип билгеләп үтте Россия Президенты Владимир Путин рейтинг нәтиҗәләре турында.

Рейтинг милли социаль инициативаны (НСИ) тормышка ашыру кысаларында 10 төрле өлкәдә булды: медицина хезмәте, мәгариф һәм үсеш, торак һәм инфраструктура, куллану һәм хезмәтләр күрсәтү, чисталык һәм экология, инклюзивлык һәм тигезлек, иминлек, социаль яклау, дәүләт хезмәтләре һәм сервислар, эш һәм үз эшең өчен мөмкинлекләр.

Бу күрсәткечләрне арттырганда, торак пункттагы тормыштан канәгать булу дәрәҗәсе дә артыр дип көтелә. Идел буе федераль округы субъектлары арасында Татарстан Республикасы бу күрсәткечләр буенча 2 нче урында тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International