ТР инвестицион үсеш агентлыгына 2 яшь тулды

2013 елның 3 июне, дүшәмбе

Ике ел элек 2011 елның 1 июлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән ТР инвестицион үсеш агентлыгы нигезләнде.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Татарстан Хөкүмәтенең инвесторлар белән ачык диалог алып бару өчен җаваплы булган башкарма органы булып тора. Агентлык эшчәнлеге инвестицияләр җәлеп итүгә, уңай инвестицион климат булдыруга, төбәкнең инвестицион җәлепчәнлеген үстерүгә, Татарстан җирлегендә реализацияләнә торган проектларга ярдәм күрсәтүгә юнәлгән. 

Агентлык республиканың 8 приоритетлы булган индустрия өлкәләрен үстерү өстендә эшли. Алар арасында: химия һәм нефтехимия, машина төзелеше һәм машина детальләрен җитештерү, информацион технологияләр һәм телекоммуникацияләр, төзелеш, төзелеш материалларын һәм җихаз булдыру, медицина һәм фармацевтика, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, хәләл-индустрия, хезмәт күрсәтү һәм туризм.

2012 елда Агентлык – “СМАРТ Сити Казан” инвестицион мәйданын булдыру проектының кураторы булып билгеләнде. “СМАРТ Сити Казан” – Татарстан Республикасының иң приоритетлы проектларының берсе. Әлеге мәйданда югары технологик җитештерү, медицина, уку-укыту һәм туризм кластерлары үстереләчәк.

Татарстан Республикасының 9 муниципаль районында инвестицияләр җәлеп итү буенча Агентлыклар ачылды. 2012 елда Агентлык инвестицион инфраструктура үсешенә зур игътибар бирде һәм муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать паркларын булдыру өстендә эшләде. Татарстанда “Чистополь” индустриаль паркы, “Үсеш”, “Инвестор”, М7, “Тандер” сәнәгать парклары үсеш ала.

Экспортка юнәлгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм күрсәтү, республикада җитештерелә торган товарларны Россия һәм чит ил базарларына чыгаруга ярдәм итү максаты белән 2013 елда ОАО “ТР экспортын алга этәрү корпорациясе”нә нигез салынды. 

2013 елның февралендә Бөтендөнья инвестицион үсеш агентлыклары ассоцияциясе (WAIPA)  Генераль ассамблеясы кысаларында Женевада Агентлык Көнчыгыш Европа буенча WAIPA директоры булып билгеләнде. Апрельдә ел саен уза торган инвестицион форумда (AIM 2013) “СМАРТ Сити Казан” проектына официаль старт бирелде. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Берләшкән гарәп әмирлекләре Вице-президенты, Премьер-министры, Дубай әмирлеге җитәкчесе Мөхәммәд Бин Рәшид Әль Мәктүм катнашты.

2013 елның октябрендә Казанда V Халыкара саммит: Россия Федерациясенең ОИС илләре белән икътисади багланышларына багышланган саммит -  KAZANSUMMIT 2013 һәм Халыкара күргәзмә «EURO-ASIA 2013» узачак. 2013 елның декабрендә башкалада Халыкара кышкы форум – INVEST in TATARSTAN 2013 үткәреләчәк.

2012 елда Татарстан Республикасының инвестицион эшчәнлегенең нәтиҗәләре: төп капиталга кертелгән инвестицияләрнең күләме (бюджет акчаларыннан кала) - 402 млрд. сум. Әлеге күрсәткеч алдынгы ел белән чагыштырганда 109.5% зуррак. 2012 елда кертелгән чит ил инвестицияләрнең күләме – 735,6 млн. США долл., аларның  577 млн. США долл. – туры инвестицияләр ( әлеге күрсәткеч 2011 ел күрсәткечләреннән  5.8 тапкыр зуррак).  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International