Аэропорт янында яңа отель ачылышы инде бу язда

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Хөкүмәте делегациясе республика Президенты җитәкчелегендә «Казан» халыкара аэропорты янында төзелгән яңа кунакханә комплексында булды.

«Kravt Hotel Kazan Airport» кунакханәсенә 4 йолдыз категориясе бирелде. 20 мең квадрат метр мәйданлы 9 катта төрле категорияләрдәге 240 номер урнашкан. Кунакханә комплексына аэропорт һәм “Казан Экспо” күргәзмә үзәге бинасыннан җылы күпер керә.

Кунакханәдә конференц-зал, ресторан, спорт залы һәм спа-комплекс җиһазландырылган. Дизайнда Татарстан Республикасының милли мотивлары чагылдырылган, ә төзелештә иң экологик материаллар кулланылган.

Яңа кунакханә комплексы үзенең беренче кунакларын бу елның язында ук кабул итәр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International