Агентлыкның йомгаклау коллегиясенә чакыру

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

19 гыйнварда 12.00 сәгатьтә Казанда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы бинасында (Агрономия ур., 11, конференц-зал, 2 кат) ведомствоның 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елда планлаштырылган чаралар буенча Агентлык коллегиясенең йомгаклау утырышы узачак. Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзалары, ТР ИҮА Коллегиясе һәм иҗтимагый советы әгъзалары, республиканың эре инвесторлары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм ТР муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашачак.

ММЧны аккредитацияләү вакыты: 17.01.22-19.01.2022.

Тулырак мәгълүмат +7 (843) 570-40-05 (өст.1020), 8 (960) 039-17-37 - Рәмис Габбасов, ТР ИҮА Матбугат секретаре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International