Сезнең балагыз тренировкалары цифрлаштырыла ала

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бу хакта «Минем спорт» цифрлы платформасы хезмәткәрләре Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында үткән очрашуда сөйләделәр.

«Минем спорт - башкарма хакимият органнары, спорт мәктәпләре тренерлары һәм яшь спортчыларның әти-әниләре өчен эшләнгән уңайлы платформа. Аның ярдәмендә баланың спорт мәктәбендә булуын, аның уңышларын һәм төрле спорт секцияләрендә өлгерешен күзәтеп торырга мөмкин», – дип сөйләделәр киңәшмәдә платформа җитәкчеләре.

Проект дәүләт-хосусый партнерлык принциплары буенча тормышка ашырылырга мөмкин. Компаниянең башка белем бирү проектларын гамәлгә ашыру инде илнең берничә төбәгендә бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International