Бүген Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстан РеспубликасыПрезиденты катнашында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юлхуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина "Алабуга" МИЗ территориясендә урнашкан "КастамонуИнтегрейтед Вуд Индастри" ҖЧҖ заводында булды.
Көн тәртибендә ведомствоның 2021 елдагы эш нәтиҗәләре тыңланды, доклад белән республиканың транспорт министры Фәрит Хәнифов чыгыш ясады. Видеоконференцэлемтә режимында шулай ук Россия транспорт министры урынбасары Андрей Костюк чыгыш ясады, ә йомгаклау сүзе белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
2021 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан аэропортлары 2021 елда 4,5 миллионнан артык кешегә хезмәт күрсәткән (килү һәм китү), бу узган елныңшул ук чоры белән чагыштырганда 72% ка күбрәк.
«2021 елда NACO Royal HaskoningDHV (Нидерланд) компаниясе «Казан" халыкара аэропорты» АҖнең 2050 елга кадәр үсеш Мастер-планын эшләүгәкереште, аның кысаларында пассажирлар һәм йөк агымнарының фаразкүрсәткечләренә комплекслы анализ ясалачак, яңа пассажирлар терминалынтөзү һәм аэровокзал комплексын киңәйтү, һава судноларына техник хезмәткүрсәтү зонасын оештыру һәм ремонтлау, шулай ук заманча йөк терминалынтөзү кирәклеген өйрәнәчәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Транспорт министрлыгы.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бүген республикадафедераль үзәк ярдәме белән эре юл проектлары гамәлгә ашырыла. Аларарасында «Шәле-Баулы» трассасы проекты кысаларында М-12 трассасын, Түбән Кама һәм Яр Чаллыны әйләнеп үтүче М-7 трассасын, «Алексеевск – Әлмәт» автоюлын төзү. Казанда Зур Казан боҗрасы, Горький шоссесыдублеры, Вознесение тракты төзелеше дәвам итәчәк. Инвестицион бюджет кредитын җәлеп итеп, Горький шоссесын реконструкцияләүгә һәм «Салават күпере» микрорайонына юл салуга керешү планлаштырыла.