Бүген ТР инвестицион үсеш агентлыгында Highvill Kazakhstan Көнчыгыш Корея инвестицион-төзелеш компаниясе белән очрашу узды.
Очрашу барышында компания вәкилләренә “СМАРТ Сити Казан” проекты, республиканың инвестицион потенциалы презентацияләнде. Highvill Kazakhstan компаниясе “СМАРТ Сити Казан” җирлегендә торак комплексларын булдыруга кызыксынуларын белдерделәр.