Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасыдәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтәминистрлыгы коллегиясенең уртак утырышы уза. Чара тармакның 2021 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм Татарстанда цифрлаштыру елын үткәрүгәбагышланган. Утырышта РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләмкоммуникацияләр министры Максут Шадаев (ВКС форматында), Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнаша. Коллегия әгъзасы, Татарстан Республикасыныңинвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина шулай укутырышта катнашты.
Барлык тармакларны цифрлаштыру - безнең эштә җитди приоритетыбыз. Шуңа күрә 2022 ел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Бүгенбу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уртакутырышта йомгаклау сүзе белән чыгыш ясаганда хәбәр итте.
Киләсе 2022 ел республикада цифрлаштыру елы дип игълан ителүен исәпкәалып, Татарстан Республикасы Президенты цифрлы инфраструктураныкомплекслы үстерү турында карар кабул итте, 1,6 млрд сумнан артык санлыпроектларны өстәмә финанслау килештерелде.
Утырыш барышында Татарстан Республикасының 2021 елда Цифрлытрансформация проектлары һәм 2022 елга бурычлар турында төп доклад белән Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин чыгыш ясады.
«Татарстан социаль әһәмияткә ия булган хезмәтләрне цифрлы рәвештәкүрсәтү өчен бердәм порталга чыгару эшен беренчеләрдән булып тәмамлады. Бу эш республикада бик яхшы темпларда барды. Татарстан аның тәмамлануытурында беренче булып хисап тотты, әмма бу эшнең әле башы гына булуынаңларга кирәк», — дип искәртте Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәммассакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев.