«Казанга үзенең Перинаталь үзәге кирәк»: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе узды

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Шулай ук бүген, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклауминистрлыгының коллегия әгъзасы буларак, агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында ведомствоның йомгаклау коллегиясеутырышында булды.

Коллегия башланганчы Рөстәм Миңнеханов ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән бергә Казанның 7нче хастаханәсе территориясендәяңа дәвалау-реабилитация үзәгендә булды.

Коллегия барышында төп доклад белән ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков чыгыш ясады. Аның чыгышы 2021 елда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасының эшчәнлеге нәтиҗәләренә, 2022 елга бурычлар һәм үсеш перспективаларына багышланган иде.

Татарстанда халыкның гомуми үлем саны 2021 елда 11,5% ка арткан. "Гомуми үлүчеләр саны, 2020 ел белән чагыштырганда, 11,5% ка артты һәмоператив мәгълүматлар буенча, мең кешегә 15,5 очрак тәшкил итте", - дипбилгеләп үтте ул.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгыассызыклаганча, республикада Идел буе федераль округында үлүчеләрсанының иң түбән күрсәткечен саклап кала алдык.

ТР Сәламәтлек саклау министры Татарстан Президентыннан Казанда яңаперинаталь үзәк төзелеше проектын хуплауны сорады. "Казанга үзперинаталь үзәге кирәк, - диде ул. - Бу бик мөһим. Югары куркынычтөркеменә ия булган йөкле хатын-кызлар саны ел саен арта бара, җитлекмитуган балалар саны да арта. Өстәмә репродуктив технологияләр – ЭКО мәсьәләсе дә кискен тора. РКХ перинаталь үзәгенең койка егәрлеге җитми". Министр хәбәр иткәнчә, яңа хастаханә төзелешенең исәп-хисаплары һәмфинанс нигезләнеше әзер инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International