«Татнефтехиминвест-холдинг»ның эш нәтиҗәләре турында хисап

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының нефть, газ, химия комплексы җитештерүенең артуы 6,8% тәшкил итте. Бу хакта«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советында компаниянеңгенераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина шулай ук утырышта катнашты.

2021 елда нефть, газ, химия предприятиеләре республиканыңконсолидацияләнгән бюджетына 87 млрд сум тирәсе түләнде - 2020 елга 61% ка үсеш белән. «Татнефть»нең табыш 2020 ел белән чагыштырганда үсешефаразлана. «Нижнекамскнефтехим» һәм «Казаноргсинтез» – табышка салымисәбенә, ә «ТАИФ-НК» – мөлкәткә салым хисабына салым түләүләреүсешенең югары темпларын күрсәтте.

«Татнефть» 2021 елда 27 млн 529 мең тонна нефть чыгарган, 2020 елга карата 7% үсеш белән. Шул исәптән югары үзле нефть чыгару 3,5 млн тоннадан артып киткән. "ТАНЕКО" чималны эшкәртүне 9,6% ка арттырды. Нефть эшкәртү комплексы узган ел 7 яңа җайланма кертте. Быел автобензиннарныңеллык чыгарылышын – 1,5 млн нан 1,8 млн тоннага кадәр, дизель ягулыгын -5,8 млн нан 7,5 млн тоннага кадәр арттыру планлаштырыла.

«Татнефть»нең шиналар комплексы 2021 елда 12 млннан артык шина җитештергән. Узган ел белән чагыштырганда үсеш җиңел һәм җиңел йөкмашиналары җитештерүне торгызу хисабына 8,6% тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International