Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында «Яр Чаллы», «Яшел Үзән» һәм«Менделеевск» АСИҮТта эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешүләртөзү өчен гаризаларны карау комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Утырышта 6 инвестицион проект каралды.
Беренче 3 проект элек төзелгән килешүләрдә үзгәрүне күздә тоткан. «КазанэкпрессФулфилмент» ҖЧҖ, Зеленодольск шәһәрендә урнашкан«KazanExpress фулфилмент-үзәген төзү» проекты белән бергә, инвестицияләркүләмен 215 млн сумнан 2,1 млрд сумга кадәр арттыруны, шулай ук эшурыннары санын 301дән 3300 берәмлеккә кадәр арттыруны күздә тота. «Техника-Агро» ҖЧҖ компаниясе авыл хуҗалыгы тагылма техникасынҗитештерү проекты белән эш урыннарын 80 берәмлектән 143кә кадәрарттыруны планлаштырган иде. Ә «ТЭСК» ҖЧҖ компаниясе – һава-бүлүчелтәрләре өчен линия-асылмалы арматура җитештерүне оештыру проекты – шулай ук эш урыннары санын 50 берәмлеккә арттыру планлаштырылган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык проектлар да Татарстан Республикасына да, муниципаль бюджетларга да салым түләүләре үсешенкүздә тота.
Шулай ук “Менделеевск” АСИҮТта эшчәнлеген тормышка ашыру турындакилешү төзүгә бирелгән проектлар каралды. Бу - «Белогривка» ҖЧҖ, «ДжиЭсЭм Кэмикэл-Удобрение» ҖЧҖ, тиосульфат аммоний җитештерүбуенча завод төзелеше һәм «ЛАТОССА» ҖЧҖ, Менделеевск шәһәрендәхимик косметик продукция җитештерүне оештыру проекты.
Яңа проектлар буенча инвестицияләрнең гомуми күләме 1,64 млрд сумтәшкил иткән, ә булдырыла торган эш урыннарының гомуми саны 142 берәмлек тәшкил иткән.