Моның өчен Татарстан һәм башка 11 пилот төбәк тарафыннан инвестицион стандартның эталон моделе эшләнде, аны Россия Федерациясенең барлык субъектлары 2024 елда ук кертәчәкләр.
«Без регионнар өчен инвестицияләргә ярдәм итү инструментларының киң спектрын җитештердек — алар ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булачак, конкрет командалар эшенә бәйле», - дип билгеләп үтте Россия Икътисади үсеш министры Максим Решетников.
Инвестицион стандарт 5 элементны үз эченә ала: инвестицион ниятләр турында декларация, инфраструктурага тоташу алгоритмнары белән кагыйдәләр җыелмасы, инфраструктура һәм ярдәм чаралары турында мәгълүмат булган төбәк картасы, инвестицион үсеш региональ агентлыгы һәм регион башлыгы каршындагы инвесткомитет.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына бу элементларның 4се беркетелгән. 2021 елда Агентлык үзенең нигезләмәсен, шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Инвестиция советы һәм инвестиция декларациясе турындагы указларын яңартты. Агентлык Татарстан Республикасының инвестицион порталын алып бара www.invest.tatarstan.ru, анда инвестицион карта урнаштырылган һәм «Инвестицион стандарт» бүлеге булдырылган.
Исегезгә төшерәбез, инвестстандарт инвесторлар белән югары дәрәҗәдә эшләү һәм билгеләнгән таләпләргә туры килүне тәэмин итү өчен булдырылган, алар шулай ук Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы, ССП һәм «Эшлекле Россия» вәкилләре арасыннан бәяләнәчәк.