«Нижнекамскнефтехим» яңа олефин комплексы

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте делегациясе республика Президенты җитәкчелегендә «Нижнекамскнефтехим» мәйданчыгында булды, анда ЭП-600 яңа олефин комплексын төзү эшләре бара. Чарада шулай ук Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Радионова һәм «СИБУР Холдинг» ГАҖ идарәсе рәисе Дмитрий Конов катнашты.

ЭП-600 проектын гамәлгә ашыру график буенча бара. Төзелеш, җибәрү-көйләү эшләрен тәмамлау һәм файдалануга тапшыруга рөхсәт алу 2023 елның июнь-декабренә планлаштырылган.

Комплекс төзелеше 2020 елның маенда башланды. Бүгенге көндә объектта 34% эш башкарылган. Барлык зур габаритлы җиһазлар урнаштырылган, металл конструкцияләрен җыю һәм торбаүткәргечләрне монтажлау эшләре башкарыла. Төзелештә 3 мең эшче эшли. Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, монтажлана торган металл конструкцияләренең гомуми күләме 51,3 мең тоннага җитә, аларның 70% ы Татарстанның 16 предприятиесендә җитештерелә. Бетонның бөтен күләме Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән китерелә.

Олефин комплексын төзү Россиянең 2030 елга кадәр химия һәм нефть химиясе комплексын үстерүнең озак сроклы стратегиясенә, Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясенә, Идел буе федераль округының өстенлекле инвестицион проектлары исемлегенә һәм Татарстанның инвестицион меморандумына кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International