Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында ТР Инвестицион комиссиясе берьюлы ТРның Дрожжан районы күрсәткән өч проекттны караганнар: керамик кирпич җитештерү буенча завод проекты, сөт продукциясен җитештерүче заводын реконструкцияләү һәм модернизацияләү, шулай ук ит эшкәртү предприятиясен реконструкцияләү һәм ачу.
Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, җитәкченең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, Инвестицион проектларны экспертизалау бүлегенең башлыгы Гузәл Муллаярова катнаштылар. Дрожжан районы исеменнән район башлыгы Александр Шадриков, Авыл хуҗалыгын җитештерү, финанслар һәм икътисад үсеш комитетының җитәкче урынбасары Ильмир Измайлов, инновация һәм инвестицияләр буенча район башлыгының киңәшчесе Лилия Дәутова, инвестицияләр һәм икътисад буенча башлыгының киңәшчесе Дмитрий Клементов, проектларны комиссиягә чыгаручыларының вәкилләре килделәр.
Утырыш барышында проектларны фикер алышуга чыгаручылар бирелгән инвестицион проектларның максатлары һәм сәбәпләре, планлаштырылган сату һәм җитештерү күләмнәре, төп сатып алучылар, сату мөмкинлекләре, инвестицияләр күләме, проектны тормышка ашыру өчен кирәк булган активлар, финанслар һәм икътисадны күрсәтүче саннар һәм проектларның социаль-икътисади эффективлыгы турында сөйләгәннәр.
Искә төшерик, ТР Инвестицион комиссиясе утырышы һәрвакыт Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында коммерция банклары, консалтинг, лизинг һәм инвестиция компанияләре һәм фондлары, дәүләт һәм муниципаль органнары катнашуы белән үтә. Комиссиянең эшчәнлеге инвестицион проектларны караулау һәм аларны эшләп бетерү буенча тәкъдимнәр чыгару, шулай ук аларны финанслар белән тәэмин итүнең механизмнарны һәм мөмкинлекләрне билгеләүгә юнәлгән.
ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте