ТР Дәүләт Советында язгы сессия ачылды

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген иртән алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышы ачылды.

Сессия эшендә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Президиум карары нигезендә, егерме тугызынчы утырышның көн тәртибенә 20 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 3 республика законы проекты, 11 федераль закон проекты һәм Владимир өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең РФ Хөкүмәте Рәисенә мөрәҗәгате.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Сапунов «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы проекты белән чыгыш ясады.

«Закон проекты транспорт чараларын компримирланган (кысылган) һәм сыекландырылган табигый газ (метан) салу буенча стационар автомобильләргә ягулык салу станцияләрен булдыру буенча инвестицион проектларны гамәлгә ашыруны стимуллаштыруга юнәлдерелгән. Закон проекты белән әлеге кушымтаны инвестицияләр күләмен кимендә 70 млн сум белән тәэмин итү шарты белән стационар автомобиль заправкасы станциясе төзүне күздә тоткан инвестицион проектны гамәлгә ашыруда каралган яңа критерий белән тулыландырырга тәкъдим ителә», — дип билгеләп үтте агентлык вәкиле.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International