Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
«Сезнең игътибарыгызны һәм Россия-Казахстан дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Казахстан белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәялибез», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, Казахстан Президентын сәламләп.
Үз чиратында Казахстан Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстанда булуыма бик шат.
«Кичә Мәскәүдә Мин Владимир Путин белән 5 сәгатьлек сөйләшүләр уздырдым. Без Татарстан белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез, дидек. Владимир Владимирович үз чыгышында Татарстанның Россиянең динамик үсештәге субъектларының берсе булуын аерым билгеләп үтте», – диде Президент.
«Казанга беренче тапкыр киләм. Мәчеттә, православие храмында булдым. Мин сокландым. Без сезнең көчле җитәкчелек астында Татарстанның ничек үсүен күрәбез», - диде Касым-Жомарт Токаев.
Очрашу барышында КАМАЗ, Татнефть җитәкчеләре, профильле министрлар бүген гамәлгә ашырыла торган уртак проектлар турында сөйләделәр.