Кичә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында ел саен уздырыла торган «Сәмрух» премиясен бүләкләү тантанасы узды. Премия инде 7 ел дәвамында үткәрелә, аның төп максаты - «Сәләт» берләшмәсенең сәләтле балаларына һәм талантлы яшьләренә ярдәм итү һәм бүләкләү.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев лауреатларны котлау чарасында катнашты һәм «Елның өлкән әйдаманы» номинациясендә бүләк тапшырды. Ул-Айгөл Шакирова булды.
«Өлкән әйдаманнарны минем хезмәттәшләрем дип кыю атарга була. Чөнки алар республиканың киләчәге өчен иң мөһим инвестицияләр эшлиләр — талантлы кешеләрне, киләчәк кадрларны тәрбиялиләр», - дип билгеләп үтте Инсаф Галиев.
Быел премияне 14 номинациядә тапшырдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!