«Алабуга» МИЗ Күзәтү советы

2022 елның 18 феврале, җомга

«Алабуга» МИЗ Күзәтү советы 30 млрд сум күләмендә өстәмә инвестицияләрне хуплады. Советның чираттагы утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Махсус икътисадый зонага эш сәфәре кысаларында уздырды.

Утырышта катнашучылар «Kastamonu» компаниясенең 30 млрд сумлык агач плитәләре җитештерү буенча масштаблы проектын хупладылар. Бу Алабуга «Hayat» холдингы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган бишенче проект, инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд долларга якын. Кире кайтучы клиент - ул Татарстан Республикасы һәм Алабуга инвестицион климатына төгәл ышаныч сигналы.

Шулай ук бүген «Kastamonu» компаниясе зур килешүгә кул куйды, аның буенча «Алабуга Политех» 10 ел эчендә киң колачлы җитештерү ихтыяҗлары өчен 200 кеше күләмендә квалификацияле кадрлар әзерләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International