ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе

2022 елның 18 феврале, җомга

Республиканың иминлеге һәм икътисадый үсеше һәр предприятиенең нәтиҗәле эшенә бәйле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. Чара «Алабуга Политех» мәгариф үзәгендә узды.

Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов республиканың сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсе белән танышты. ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстанның сәнәгать, кулланучылар базары һәм тышкы икътисадый эшчәнлеге үсешенең төп нәтиҗәләре турында сөйләде.

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанның нефть сәнәгате, нефть химиясе, нефть эшкәртү һәм машина төзелеше буенча позицияләре көчле. Узган ел нәтиҗәләре буенча республика 34,5 млн тонна нефть чыгарган һәм 20 млн тонна чамасы нефть чималы эшкәрткән. ТР Президенты «Татнефть» ГАҖ һәм кече нефть компанияләренең зур хезмәтләрен билгеләп үтте.

ТР Президенты ассызыклаганча, иң мөһим мәсьәләләрнең берсе - импортны алыштыру. Бүген республикада импортның төп күләме - машина төзелеше продукциясе.

Сәнәгать предприятиеләрен цифрлаштыру дәрәҗәсенә килгәндә, бу күрсәткеч буенча Татарстанның 100 баллдан 44 баллы бар. Бу - ил буенча 27 урын. "Кайбер предприятиеләребез 30 баллдан кимрәк баллга ия. Шул ук вакытта цифрлаштыру дәрәҗәсе югары булган КАМАЗ, Татнефть, Римера предприятиеләре дә бар. Һәм иң мөһиме - "Цифрлы икътисад" программасы кысаларында бу компанияләр үз бурычларын хәл итү өчен ресурслар ала", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Җитештерүчеләрне квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен тора. ТР Президенты искәрткәнчә, хәзер сәнәгать предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү буенча республика программасын әзерләү дәвам итә. Шулай ук ул фән, мәгариф һәм сәнәгать җитештерүе арасында балансны саклау кирәклеген билгеләп үтте. Биредә «Алабуга-политех» яхшы үрнәк булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International