Бүген Хөкүмәт йортында «Яр Чаллы» һәм «Менделеевск» АСИҮТта эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешүләр төзүгә гаризалар карау буенча комиссияләрнең чираттагы утырышы узды, анда 4 инвестицион проект каралды.
Яңа проектлар буенча инвестицияләрнең гомуми күләме 152,4 млн сум тәшкил иткән, ә булдырыла торган эш урыннарының гомуми саны 92.
Карауга тәкъдим ителгән барлык 4 проект та яңа - берсе Яр Чаллыда АСИҮТта гамәлгә ашырылачак, Менделеевск берьюлы өч яңа резидент белән тулыландырылачак.
Мәсәлән, «Пенопласт-М» ҖЧҖ Менделеевскта төрле маркадагы пенопласт җитештерүне оештыру проектын гамәлгә ашыра. Проектның бәясе - 3,7 млн сум, булдырыла торган эш урыннары саны – 15. «Реновация-22» ҖЧҖ Менделеевскта 36,0 млн сумлык товар бетон һәм төзелеш эшләнмәләре җитештерү буенча завод төзиячәк, бу 22 кешене эшкә урнаштыру мөмкинлеге бирәчәк. «Менделеевск» АСИҮТның тагын бер яңа резиденты "Стилк" ҖЧҖ ныгытма эшләнмәләр җитештерү белән шөгыльләнәчәк, проект 18,7 млн сумга бәяләнә, яңа эш урыннары саны – 15.
Яр Чаллы АСИҮТта «Металлист» ЗМК ҖЧҖ сэндвич-панельләр һәм металл конструкцияләре җитештерүне җәелдерәчәк. Бу бүген утырышта каралган проектларның иң кыйммәтлесе, аның гомуми бәясе 100,9 млн сумга бәяләнә, ә гамәлгә ашыру өстәмә рәвештә 50 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
«Бүген тәкъдим ителгән барлык проектлар да берничә килешү, тикшерү һәм экспертиза узды, шул исәптән инвестицион үсеш агентлыгы да. Без утырышта тәкъдим ителгән проектларның һәрберсе буенча уңай фикер алыштык һәм аларны АСИҮТта урнаштыру өчен тәкъдим итәбез. Бу мөһим проектлар һәм мондый продукция АСИҮТның үзендә дә кирәк булачак. Менделеевскта товар бетон җитештерү буенча завод төзү проектын ачык мисал дип атарга мөмкин. Завод бетон җитештерәчәк, ул шунда ук булачак Аммоний-2 предприятиесен төзү өчен кулланылачак. Мондый предприятиеләрне локальләштерү эре республика проектлары һәм җирле җитештерүчеләр файдасына бара», - дип белдерде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Сапунов.