Бүген Казан Ратушасында IV чакырылыш Казан шәһәре Думасының 12-нче сессиясе утырышы узды. Утырышта катнашучылар 2021 елдагы эш нәтиҗәләрен карадылар һәм 2022 елга бурычлар билгеләделәр. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Утырышта шулай ук агентлык җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев катнашты.
Казанның социаль-икътисади үсешенең төп нәтиҗәләре турында Казан мэры Илсур Метшин җиткерде. Мәсәлән, 2021 елда сәнәгать җитештерүе индексы 108,4% тәшкил иткән. Төп капиталга инвестицияләр күләме югары дәрәҗәдә саклана. Узган елның 9 аенда әлеге күрсәткеч 126,3 млрд сумга җиткән. Эшсезлек дәрәҗәсе 2020 елда 2,66% тан 0,73% ка кадәр кимегән. Рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 4 тапкыр диярлек кимегән һәм 4671 кеше тәшкил иткән.
«Шәһәр икътисады тотрыклы нәтиҗәләр күрсәтте. Җитештерү күләмнәре арткан: 579,3 млрд сумлык продукция төяп җибәрелгән, ягъни 2020 елга карата 135,4%. Шулай ук халыкка түләүле хезмәт күрсәтү өлкәсендә дә үсеш күзәтелә - + 8,9%», - диде мэр.
Төзелеш өлкәсендә уңай динамика күзәтелә. 2021 елда рекордлы торак күләме – 1 млн 253,5 мең кв. метр. Торакны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру башланганнан бирле Казанда 3,5 меңнән артык күп фатирлы йорт ремонтланган, аларда 836,5 меңнән артык кеше яши.
"Казан - эре сәнәгать үзәге. Тулай төбәк продукты күләме 1 трлн сумнан артып киткән. Безнең илнең кайбер субъектлары күрсәткечләре белән чагыштырырлык бик җитди сан. Кече һәм урта бизнесны үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Республика тулай төбәк продуктында КУЭ өлеше 25,5% дәрәҗәсендә булыр дип көтелә, Казан икътисадында 40% ка җитә. Бу бик көйле системалы эш нәтиҗәсе", - дип билгеләп үтте республика Президенты.