Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы делегациясенең Дубайда ел саен үткәрелә торган инвестицион форумда катнашуы дәвам итә.
Агентлык җитәкчесе вазифаларын башкаручы Инсаф Галиев Согуд Гарәбстаны, Әзербайҗан делегацияләре белән берничә очрашу үткәрде, шулай ук форумның эшлекле программасы сессияләрендә катнашты. Татарстан Республикасы стенды форумда катнашучы илләр экспозицияләре арасында үзенә тартып торучы нокталарның берсе булды. Агентлык хезмәткәрләре республиканың инвестицион потенциалын презентацияләделәр һәм катнашучыларны KazanSummit 2022 Татарстан җирендә үтәчәк халыкара чара белән таныштыралар.