Узган ял көннәрендә Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасында «100 лидер - киләчәк Татарстан» яшьләр социаль проекты ачылды. Өченче сезон «100 лидер - киләчәк Татарстан. Be Digital. Be Sustainable» исемен йөртә.
Тантаналы ачылышның рәсми өлешендә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Агентлык җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева чыгыш ясады.
“Яңа идеяләр уйлап табучы, гамәлгә кертүче, шулай ук акча эшли ала торган кешеләр безнең республика икътисадын үстерүдә һәрвакыт этәргеч булачак”, - дип уртаклашты Марина Епифанцева.
Шулай ук ТР ССП рәисе Шамил Агиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм "Татар-информ" МА баш мөхәррире Ринат Билалов чыгыш ясадылар.
Катнашучыларга 12 белем бирү модуле биреләчәк, алар 2022 елның 2 апреленнән 10 июленә кадәр узачак.