Казанда ислам финанслары үсеше турында уртаклаштылар

2013 елның 18 июне, сишәмбе

“Казан Ривьерабинасында “Ислам сәүдә финанслары” семинары үтте. ЧараныТатарстан Республикасы кече һәм урта бизнес оешмалары Ассоциациясе ярдәмендә ТАТАГРОПРОМБАНК оештырды.

Сәламләү сүзе белән семинар катнашучыларына ислам финанслары темасы белән бизнес һәм республика халыгы ягыннан кызыксынуының үсүен ассызыклаган Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов чыкты. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, шулай ук, бу темага кагылган чаралар республикада арта баруын да билгеләде.

Семинар барышында катнашучылар хәзерге кануннар кысаларында ислам продуктларын һәм финансларын китерү мөмкинлекләре турында уртаклаштылар. Белем аркасында таләп барлыкка килгәнен ассызыклап, бөтен дәрәҗәләрдә ислам финанслары темасына кагылган белемнәре яхшыртуының мөһимлеген билгеләделәр. Катнашучылар, шулай ук, ислам финансларының альтернативлыгын инвестицияләрне китерү чыганагы кебек тә карадылар.

Семинарда дискуссия кысаларында ислам финанслары юнәлешенә һәм Татарстан Республикасы территориясендә аларны үстерүгә караган күп сораулар биргән бизнес вәкилләре дә чыгыш ясады.

Ахырда ислам финанслары буенча эш группасы утырышы үтте. Шул группа Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Thomson Reuters халыкара мәгълүмат агентлыгы арасында III нче Дубаида ел саен оештырыла торган инвестицион форумында - Annual Investment Meeting (AIM) кул куелган Меморандум кысаларында эшли. Утырышта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре,  Thomson Reuters компаниясенең ислам капиталлары бүлеге башлыгы Саид Фарук катнаштылар. Искә төшерик, Thomson Reuters компаниясе вәкилләре Казанга ике көнлек визитка килделәр. Визит нәтиҗәләрен Санкт-Петербургта үтәчәк икътисад форумы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында ясачаклар.

 

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International