KAZAN DIGITAL WEEK 2022 форумы

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

2022 елның 21-24 сентябрендә Татарстан Республикасы башкаласында - Казанда Kazan Digital Week – 2022 халыкара форумы узачак. Әлеге чараны «Казан Экспо» заманча Халыкара күргәзмә үзәгендә катнаш (офлайн + онлайн) форматта уздыру планлаштырыла, ул күргәзмә павильоннары, сессия заллары, ачык демонстрация мәйданчыклары, уңайлы транспорт һәм рекреацион инфраструктура белән тәэмин ителгән.

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов кушуы буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан KDW – 2022 оештыру комитеты төзелә, анда министрлыклар, ведомстволар, дәүләт идарәсе, икътисад һәм социаль-гуманитар өлкә системасын цифрлаштыруны гамәлгә ашыручы алдынгы дәүләт оешмалары һәм шәхси компанияләр җитәкчеләре керәчәк.

2022 елгы форум кысаларында «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгенең 2 нче павильонында масштаблы күргәзмә оештыру планлаштырыла. Әлеге күргәзмәдә катнашу - киң аудиториягә белгечләр күрсәтү, шулай ук яңа потенциаль заказчыларны һәм партнерларны җәлеп итү мөмкинлеге.

Форум иң танылган компанияләрдән 2500-дән артык катнашучыны, шулай ук цифрлы технологияләр өлкәсеннән йогынтылы кешеләрне җәлеп итәчәк. Күргәзмәдә Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы ММЧ эшләячәк. Күргәзмәдә катнашып, Сез һәм сезнең проектлар, Сезнең оешма өчен киләчәк базарын ачып, иң яңа карарлар һәм иң алдынгы технологияләр арасында булачаксыз.

«Kazan Digital Week - 2022» күргәзмәсе Россия Федерациясе Хөкүмәте химаясендә узачак, дәүләтнең беренче затлары күргәзмәнең тантаналы ачылышында катнашачак, шулай ук төп экспонентлар стендларын караячак.

Сезнең компанияне Kazan Digital Week-2022 форумы күргәзмәсендә актив катнашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International