Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Полимекс» төрек холдингы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.
Төзелеш, уртак проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәттәшлекмәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанга Төркия белән икътисадыйхезмәттәшлекнең төрле өлкәләре кызыклы.
Фикер алышу барышында билгеләп үтелгәнчә, бүген төбәктә унлап эре төрекзаводы һәм предприятиесе эшли. Узган 2021 елда товар әйләнеше 2020 ел белән чагыштырганда сизелерлек артты. Моннан тыш, Төркия Татарстанныңҗитди инвесторларының берсе булып кала бирә.
«Полимекс» компаниясе белән хезмәттәшлек кысаларында Казанда икекунакханә төзелеше проекты («Казан Палас бай Тасиго», «Нео Казан Палас бай Тасиго») уңышлы гамәлгә ашырылды. Хәзерге вакытта кунакханәкомплексын төзү проектлары буенча эш дәвам итә.
Аннары кайбер эш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.