2022 елның 1 кварталында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына керемнәр күләме 93,2 млрд сум тәшкил итте, шулардан үз керемнәре – 85 млрд сум. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Республика Президенты белдергәнчә, керемнәр динамикасы уңай, әмма бу тынычландырырга тиеш түгел.
Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты тармак министрлыкларына атна саен бюджетка түләүләрне киметүче предприятиеләр белән баланс комиссияләре үткәрергә, җитештерүчеләргә кооперация элемтәләрен корырга һәм ярдәм чараларын кулланырга, предприятиеләргә кирәк булган яңа чаралар буенча федераль дәрәҗәгә тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин 2022 елның 1 кварталында ТР берләштерелгән бюджетын үтәү нәтиҗәләре һәм агымдагы ел азагына кадәр бурычлар турында сөйләде.