Бүген компания вәкилләренең агентлык җитәкчесе урынбасары Игорь Сапунов һәм «Татарстан проектлары» АҖ генераль директоры Вадим Боробов белән очрашуы узды.
«Без ИТ-хезмәтләрне барысы өчен дә гади итәргә телибез. Безнең компаниянең тәҗрибәсе Татарстан Республикасы территориясенә яңа инвесторларны җәлеп итү күзлегеннән мөмкин кадәр файдалы булыр иде», - дип билгеләп үтте GDC Глобаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Руслан Вагыйзов.
Компания вәкилләре очрашуда билгеләп үткәнчә, ICL дәүләт структуралары өчен дә, шәхси бизнес өчен дә әзер ИТ-карарлар комплексына ия. Ә компаниянең географиясе бөтен Россияне 8 шәһәрдәге вәкиллекләр белән колачлый.