Siemens компаниясе Татарстан бизнесының үсешендә кызыксынуын белдергән

2013 елның 21 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Siemens Германия компаниясе вәкилләре белән очрашу узды.

Очрашуда ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, ТР Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов, Үзәк Азиядә һәм Россиядә Siemens бизнес үсеше һәм стратегиясе буенча Департаменты Директоры Карстен Хасбах, Үзәк һәм көнчыгыш Европа илләрендә төп клиентлар белән эш итүче бүлеге Директоры Siemens AG Хариетт Корпонай, Идел буе федераль округы ҖЧҖ Siemens филиалы Директоры катнаштылар.

Карстен Хасбах сүзләре буенча, Siemens визиты Татарстан Республикасы һәм «СМАРТ Сити Казан» регионның яңа инвестицион  мәйданы белән танышуына юнәлгән. Искә төшерик, 2012 елның сентябрь аенда ҖЧҖ Siemens һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы хезмәттәшлеккә юнәлгән килешүгә кул куйганнар. Килешүнең максаты - «СМАРТ Сити Казан» проектын тормышка ашыруда кулланыла торган мәгълүмат һәм технология белән үзара ярдәмчелек мөмкин булган формаларын билгеләү.

Сентябрьдә үткән очрашу кысаларында «СМАРТ Сити Казан» өчен акыллы һәм энергия саклаучы инфраструктура булдыручы концепциясен бергә уйлап табу сорауларын карарга килештеләр. Шунда генерация системасы, энергия куллану һәм тарату, акыллы (интеллектуаль) ятьмәләрне төзү системасы, транспорт логистикасы системасы, биналарның куркынычсызлыгы һәм автоматизацияләү һәм Siemens компаниясенең башка нәтиҗәләре керә.

Бүген, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгындагы очрашу барышында, Siemens компаниясе вәкилләре өчен Татарстан Республикасының инвестицион потенциалын презентацияләгәннәр. Презентациягә өстәп, Республиканың уңай урнашуы һәм башка регионнар территориясе аңа якын урнашуы турында әйттеләр. «СМАРТ Сити Казан» проекты презентациясен караганда Карстен Хасбах: “Проект  бик кызык һәм Siemens компаниясе аны тормышка ашыруда катнашырга тели“, -дип ассызыклады. Ул, шулай ук, май аенда Казанда Siemens компаниясе чыгарган Россия өчен махсус локальләштерелгән  Desiro Rus поездлары  кулланылган интермодаль ташулар ачылуы турында искә төшергән. “Аэроэкспресс ачылуы шәһәр һәм аэропорт арасындагы элемтәне  бик үзгәртәчәк”, - дип Карстен Хасбах билгеләгән.

“Без Siemens компаниясенең Татарстан Республикасында бизнес алып баруында кызыксынабыз”,- дип Хасбах ассызыклады.

 

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International