Ел башыннан Татарстан сәнәгатьләрендә 300 яңа эш урыны булдырылган

2022 елның 14 мае, шимбә

Ел башыннан сәнәгать паркларына 19 яңа резидент җәлеп ителгән, 300 дән артык яңа эш урыны булдырылган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган атналык киңәшмәдә сөйләделәр.

Муниципаль районнарда сәнәгать парклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру концепциясе кысаларында кабул ителгән чаралар комплексы сәнәгать өлкәсенә караган предприятиеләргә ярдәм итүнең кризиска каршы инструментларының берсе булып тора. Алар үз эченә салым преференцияләре һәм финанс ярдәм чараларын ала.

Бүгенге көндә аккредитацияләнгән 54 сәнәгать паркында 70% тан кимрәк булмаган тутырылган предприятиеләр өчен адреслы ярдәм күрсәтелә.

Ел башыннан әлеге сәнәгать паркларына 19 яңа резидент җәлеп ителгән, 300 дән артык яңа эш урыны булдырылган.

 

Фото: nabchelny.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International