Мәскәүдә машина төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү буенча конференция үтәчәк

2013 елның 25 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы  Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллеге белән бергә Татарстан Республикасы үсешенең приоритетлы тармаклары буенча чыгу конференцияләре сериясен башлый.

Искә төшерик, Татарстан Республикасында сигез приоритетлы үсеш тармаклары билгеле: химия һәм нефтехимия сәнәгате; машина төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү; информацион технологияләр һәм телекоммуникация; төзелеш; төзелеш материалларын һәм җиһаз җитештерү; медицина һәм фармацевтика; авыл хуҗалыгын эшкәртү; хәләл-индустрия; хезмәт күрсәтү һәм туризм.

Машина төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү” беренче инвестицион конференциясе Мәскәүдә урнашкан Татарстан вәкиллегендә 27 июньдә үтәчәк. Конференциядә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы (ТР ИҮА) җитәкчесе, ТР ИҮА инвестицияләрне үстерү тармагы бүлегенең җитәкчесе Вайет Форд, ТР ИҮА инвестицион проектларны алып бару бүлегенең башлыгы Артур Нигъматуллин, Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиле Равиль Ахметшин катнашачаклар. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасының Инвестицияләр һәм венчурлар фонды, чит илләрдә урнашкан кайбер Россия илчелекләре, автомобиль тармагы белән бәйләнгән Россия һәм чит ил компанияләре вәкилләре катнашачак.

Конференция кысаларында ААҖ “КАМАЗ”, шулай ук Татарстан Республикасында эшләүче чит ил машина һәм аның компонентларын җитештерүчеләр вәкилләренең чыгышлары планлаштырылган. Шулардан кайберләре: Ford Sollers, Kiekert AG, Mercedes-Benz, PricewaterhouseCoopers. Конференция катнашучыларына республиканың  инвестицион мәйданнарын һәм Татарстан Республикасының инвестицион мөмкинлекләрен, ТР машина кластерының аерым яклы анализын һәм Татарстанга инвестицияләр биргән машина компанияләренең  уңай тәҗрибәсен күрсәтәчәкләр.

Германия, Франция, Испания, Чехиядә урнашкан Россия илчелекләре һәм уннан артык бөтендөнья машина брендлары конференциядә үзенең катнашуын белдергәннәр.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиле белән бергә оештырылган ТР үсешенең приоритетлы тармаклары буенча конференцияләр һәр 2 атна үтәчәк. Татарсан Республикасының инвестицион мөмкинлекләрендә кызыксынган компанияләр өчен очрашу урыны Мәскәүдәге Татарстан вәкиллеге булып торачак.

 

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International