Пенопласт калдыкларын эшкәртү проекты: экологик киләчәк төзибез

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

«Бер тәрәзә» режимы – Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан күрсәтелә торган нәтиҗәле чараларның берсе.

«Роял Брикс» компаниясе вәкилләре Агентлыкка пенопласт калдыкларын эшкәртү проектын тормышка ашыру һәм аларны полистиролбетон җитештерүдә куллану тәкъдиме белән килделәр.

«Безнең проект тотрыклы үсешнең база принцибына нигезләнгән: җаваплы куллану һәм җитештерү», – дип билгеләп үттеләр компания вәкилләре Агентлык җитәкчесе урынбасары Игорь Сапунов белән очрашуда.

Агентлык, үз чиратында, проектның кирәкле документаль-хокукый базасын әзерләү, эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме чараларын, аерым алганда, республика территориясендә салым преференцияләрен сайлау мәсьәләләре буенча ведомстволар һәм дәүләт структуралары белән сөйләшүләр оештыру өлкәсендә ярдәм күрсәтәчәк.

«Проект үзе кирәкле төзелеш материалларын җитештерү өчен каты көнкүреш калдыкларын куллану проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән. Ә аның асылы -пенопласт калдыкларын эшкәртү һәм аларны полистиролбетон җитештерүдә кулланудан гыйбарәт», – дип уртаклаштылар эшмәкәрләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International