«Бөек Идел юлы» проекты кысаларында Идел елгасы буенча пассажирлар йөртүне үстерү

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетында эшче төркем утырышы узды, аның төп темасы «Бөек Идел юлы» проекты кысаларында Идел елгасында пассажирлар йөртүне үстерү һәм яңа шәһәр яны елга судноларын төзү мәсьәләсе булды.

Фикер алышуда Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Сапунов, туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнаштылар.

Россия транспорт министры урынбасары Александр Пошивай (ВКС буенча) проектның актуальлеген билгеләп үтте, шулай ук министрлык халыкның мобильлеген арттыру һәм эчке туризмны үстерү буенча актив эш алып бара, шул исәптән елга транспортына да игътибар бирелә, дип хәбәр итте.

Эшче төркем утырышы нәтиҗәләре буенча региональ ведомстволар өчен кайбер бурычлар билгеләнде — беренче чиратта, проектны алга этәрү һәм гамәлгә ашыру буенча юл картасын булдыру кирәк.

Моннан тыш, июнь аенда Дәүләт Думасының туризм буенча комитеты тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәл кысаларында Дәүләт Думасы депутатлары, федераль башкарма хакимият органнары вәкилләренең Татарстан Республикасына визиты планлаштырылган. А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы базасында Татарстан Республикасында шәһәр яны елга судноларын чыгару перспективалары турында эшлекле киңәшмә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International