Татарстан Республикасына танышу визиты кысаларында Инвестицион үсеш агентлыгы мәйданында ведомство җитәкчелегенең «ЛНПО Позитрон» идарәче компаниясе белән очрашу узды.
Очрашу барышында Агентлык җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева кунакларга Татарстан Республикасының инновацион мәйданчыклары турында сөйләде. Компания мәнфәгатьләренә МИЗ һәм "Иннополис" Университеты белән уртак эш кагыла, аерым алганда, микроэлектроника һәм электроника, кадрлар потенциалы һәм аларны әзерләү юнәлешләре буенча. Кунаклар программасында Иннополис шәһәрендә булу һәм эш белән танышу планлаштырылган.
2013 елдан «Позитрон» төркеменең җитештерү мәйданчыгы «Позитрон фәнни-җитештерү комплексы» ҖЧҖ ватан сәнәгать техникасы, аерым алганда, «Эльбрус» процессорлары базасында сәнәгать компьютерлары чыгару белән шөгыльләнә, бу предприятиегә импортны алыштыру базарында алдынгы позицияләрне алырга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтәләр компаниядә.